НӘФИС СҮЗ и. Әдәби әсәрләрне сәнгатьчә сөйләүдән гыйбарәт эстрада жанры. Бүген клубта концерт-тамаша була. Программада: җырлар, биюләр, оригиналь жанр һәм нәфис сүз. Г.Шакирова. «Галия» мәдрәсәсенә мөгаллимлек итәргә килгәнче ук Галимҗан Ибраһимов татар, башкорт һәм башка төрки телле халыклар арасында мәшһүр язучы, көчле тәнкыйтьче, нәфис сүз сәнгате остасы --- буларак таныткан иде инде үзен. С.Поварисов |