НӘФИСЛӘНҮ ф. Нәфис булып китү, матурлану, ямьләнү. Мәңгеяшел чыршының ылыслары тагы да нәфисләнеп, юкарып китте. Казан утлары

Нәфисләнә бару Торган саен нәфисләнү. Нәфисләнә барса безнең хисләр, Күркәмләнә бара күңелләр. Х.Туфан

Нәфисләнә башлау к. нәфисләнеп китү

Нәфисләнә төшү Элеккедән дә ныграк нәфискә әйләнү

Нәфисләнеп калу Ниндидер процедура һ.б.ш.дан соң нәфисләнү. Шулай йөри торгач, ул атның биле зифа буйлы кызларныкыдай нечкәреп, нәфисләнеп кала. Ватаным Татарстан

Нәфисләнеп килү Әкренләп кенә нәфисләнү

Нәфисләнеп китү Соңгы вакытта, күзгә күренеп нәфисләнү. Аның шигырьләрендә гап-гади, көндәлек, без инде тәмам күнегеп беткән көнкүреш кинәт яктырып, нурланып, нәфисләнеп китә. Г.Рәхим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә