НӘФИС с. гар. 1. 1) Гүзәл, матур; зифа, сылу. Озын зифа буйлы, алсу иреннәре арасыннан энҗедәй тигез ак тешләре ялтырап торган нәфис йөзле бер хатын иде ул [Гөлнар ханым]. М.Галәү. Башта, болан баласыдай, эчке калтырану белән курка-курка гына кулга бирелгән нәфис, сылу Наҗия тиз арада аңа шулкадәр ияләнеп китте, әйтерсең аның сулышына әверелде... Ә.Еники. Ә инде мәшһүр Урал таулары, бай, гүзәл, матур табигатьле башкорт җире, Агыйдел, Дим, Караидел буйлары, хуш ис бөркеп торган чәчәкле хозур болыннар, зәңгәр күзле күлләр... – бөтенесе, һәммәсе, нәфис сынлы зифа кызга әверелеп, үз кочагына ала сине. С.Поварисов // Формасы, күләме ягыннан җыйнак, килешле булган. Сөләйман кызга каршы барып, аның нәфис, матур кулларын үз кулларына алды. К.Тинчурин. Күзләре тулы күл кебек зәп-зәңгәр иде бикәнең, керфекләре озын, кайтарылып тора, төз вә нәфис борыны сипкелләр белән чуарланган. М.Хәбибуллин. Артымда басып торган хәлдә, озын нәфис бармакларыгыз белән чәчләремне сыйпарсыз. Р.Зәйдулла 2) Матур, юка һәм затлы (тукыма һ.б.ш.). Мөбарәк булсын, падишаһ, бик нәфис шәл булган. К.Насыйри. --- алар [сатып алучылар] үзләрен бик иркен тоталар, төрле төстәге нәфис ефәк төргәкләрендә актарынган булып, сөйкемле кибетчеләр белән уен-көлке сөйләшәләр, көязләнәләр, чытлыкланалар. М.Галәү. Галия, нәфис шәленә төренеп, бүлмәнең бер почмагыннан икенче почмагына йөренә. Ф.Әһлиуллина 3) Тотып карауга рәхәтлек тудыра торган, йомшак. Минем күз алдымда моннан сигез ел элек: «Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис», – дип килеп танышкан Искәндәр иде. Г.Кутуй. Тәне әүвәлгечә җылы, йомшак, затлы, нәфис киемнәреннән хуш исләр бөркелеп тора. Н.Фәттах. Нәфис мамык 4) Тиз бозылучан, зәгыйфь кенә. Нигә, язын бакчага утыртканда, кәбестәнең дә ике нәфис яфрагы гына була. С.Сөләйманова 5) Нәзакәтле, матур; артыгын кыланмаган (хәрәкәтләр, үз-үзеңне тотыш тур.). Сәхнәгә кара фрак кигән, матур сынлы, нәфис хәрәкәтле бер егет чыгып басты. Г.Бәширов. Юк, бу мактанулы илбасарлар биюе дә түгел, шапырынулы таптанулар да түгел, татарның биюе үзе шикелле үк тыйнак, нәзакәтле һәм нәфис. А.Гыйләҗев 6) Матур, ягымлы, аһәңле (тавыш тур.). Алар [талантлы яшьләр], барыннан да элек үзләренең давыллы, дулкынлы, кайнар фикерләрен нәфис, ягымлы, пөхтә тел белән – җырлап тора торган шигъри тел белән – метафорик итеп әйтеп бирә алалар. Х.Туфан. Кинәт Диләнең колагына «зең-зең» иткән нәфис тавыш ишетелде. Н.Гыйматдинова. Шул чакны кайдадыр бик якында, янәшәдә генә үтә нәфис, үзәк өзгеч көй ишетелә. Ф.Әһлиуллина 7) Тәмле, хуш (ис тур.). Мин хәтта әйтер идем, бу «интеллигентлык» аңардан ничектер менә нәфис бер ис шикелле аңкып тора кебек иде. Ә.Еники. Европача костюмнан, галстуктан, штиблеттан, тук чырайлы, юантык гәүдәле ирләр нәфис хушбуй исләрен бөтен утарга тараткан, асыл күлмәкле, калфаклы хатыннарын, кулларыннан тотып, җиргә төшерделәр. Г.Ахунов 8) Бик оста һәм тәмле итеп пешерелгән, әзерләнгән (ашамлык тур.). Әмма зәнкиләр шаһзадәне, кырык хезмәтчеләрен нәфис вә ләззәтле тәгамнәр белән тәрбия кыйлдылар. К.Насыйри 9) Сәнгатьчә эшләнгән, сәнгатькә, сәнгать өлкәсенә караган; чынбарлыкны образлар аша чагылдыра торган. --- уртак шәхесләребез турында һәм документаль, һәм нәфис фильмнарны Төркия киночылары белән Татарстанныкылар уртак эш итеп башкарсын иде. Р.Батулла. Хәзерге кыргый базар шартларында безгә, мәсәлән, төрекнең поэзиясеннән бигрәк каеры туны (дублёнкасы) кирәк, төрекләргә безнең нәфис әдәбиятыбыздан бигрәк нефтебез кирәгрәктер. Ә.Еники. Түрә, әлбәттә, нәфис әдәбиятны күздә тоткан. Р.Зәйдулла 10) спорт. Гимнастиканың музыка ритмына коршау, туп, тасма һ.б.ш әйберләр белән яки бернәрсәсез төрле гимнастик һәм бию күнегүләре ясаудан гыйбарәт төренә караган. Ә менә мәгълүм заводта инженер-конструктор булып эшләүче Гадилә туташ спорт белән, аның да нәфис гимнастика төре белән шашып мавыга, имеш. М.Шаһимәрдәнов 11) Рәсем сәнгате, сынлы сәнгать, архитектура һәм музыканы берләштергән, һөнәрчелектән аермалы буларак саф сәнгатькә генә караган. Сез әлегәчә әдәбиятка, нәфис сәнгатькә, бигрәк тә музыкага мөнәсәбәтегездә яхшыны – яманнан, чынны ясалмадан аера алуыгызны расладыгыз. Х.Туфан 2. рәв. мәгъ. 1) Күркәм итеп, мөлаем, ягымлы итеп. Ак яулык аның --- йөзен тагын да чистарак, нәфисрәк күрсәтә кебек. Ә. Еники 2) Нәзакәт белән, матур итеп, назиканә, артык кыланмыйча (хәрәкәтләр, үз-үзеңне тотыш тур.). [Михаил] озын вә матур сынын нәфис бөкрәйтебрәк тора. Ф.Әмирхан. Кыз нәфис кенә итеп скрипканы кулына алды. А.Шамов ◊ Нәфис зат Хатын-кыз. Белем дәрәҗәсе, тормыш тәҗрибәсе буенча да нәфис затлар ирләрдән югарырак тора. Мәдәни җомга |