НӘФЕС и. гар. 1) Нәрсәгә булса ия булырга көчле омтылыш; күпне өмет итү, комсызлык. Ә бай кешенең нәфесе арта бара, диләр, Юстин хуҗа ниндидер юллар белән ясак түләүдән котылып калмакчы. М.Хәбибуллин. Нәфес дигән азгын нәрсә миндә дә бар, Ирек кенә бир син аңа, йөгәнләмә... З.Мансур // Көчле теләк. Лимон авыру карчыкның нәфесе бик теләп торган нәрсәсе иде ---. Ә.Еники. Нәфесе зур иде егетнең, һәм ул иренмәде, чакрымнар урап, нарат эзләде. Н.Гыйматдинова. Һәр адәмдә дүрт нәрсә бар: дәрт, нәфес, күңел, йөрәк, Ни эшләмә, кая барма – шулар барсы да кирәк. С.Хәйруллин 2) Күңел. Нәфес тартса, кулга керсә, кайсыбыз соң тартына. М.Гафури // Җан, рух. Хак Тәгалә аларга [фәрештәләргә] адәм нәфсе кебек нәфес бирде, җир йөзенә иңдерде. К.Насыйри // Кешенең үз-үзен генә, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан, начар юлга этәргән, тискәре сыйфатларга гына ия хайвани, бозык җаны. Ләкин шулай да, нәфес дигән нәрсә туймыйдыр, күрәсең. М.Галәү. 3) иск. Үзе. Безнең теләгәнне эшләп, теләмәгәнне ташлап йөргән, нәфсемез белгәнне укытып, белмәгәннәремезне мөгаллимнән укыттырырга ничек разый улыр? Г.Ибраһимов ◊ Нәфес сузу Өметләнү, кызыгу; күпне өмет итү, комсызлык күрсәтү. Менә шушы җиләктәй мәхзүмәгә безнең Коръәнхафиз нәфесен суза да инде. Ә.Еники. «Рәис түгел икәнсең, нәфесеңне сузма, агай-эне» дигән кагыйдә күпләрнең дәртен баса килде. Т.Миңнуллин. Мине ал дип əйтмим, дөньяда кыз бетмəгəн, лəкин Зөбəйдəгə нəфесеңне сузма. М.Шаһимәрдәнов. Нәфес тыю Ярамаган эштән тыелу, тукталу; аз белән канәгатьләнә белү, күпкә кызыкмау, комсызлык күрсәтмәү. Кеше кылмас гөнаһ эшне, әгәр дә нәфсен тыйса... М.Гафури. Бу йорт хакына нәфесне бераз тыярга да була. Ә.Еники. – Авызыңны тегеп куя алмыйм ич!.. – Монда, Тайфəбикə, авызны тегəргə түгел, нəфесне тыярга кирəк! М.Шаһимәрдәнов. Нәфес төшү Кызыгу, күз кызу. Аннары каената шунысын да ишеткəн иде: сугыш чорында Карибулла Нурсадə белəн Əлфиягә нəфесе төшеп, аларның икесен дə хатыны итəргə чамалап йөргəн лəбаса! М.Шаһимәрдәнов. Нәфескә баш булу к. нәфес тыю |