НӘФЕЛ и. гар. дини Савап казану өчен фарыз һәм ваҗиблардан тыш кылынган гамәл-гыйбадәт. Байлар нәфел корбаны дип бер сарык чалдылар. Ә.Фәйзи. Мәдрәсәдә күп яткан пишкадәмнәр вә хәйләле яшьләр, халык акшамнан чыкканчы нәфел намазы укып калырга да, халык чыккач, алгы сафны эләктерергә уйлап, акшамга кесәләренә күмәч тыгып киттеләр. Г.Ибраһимов. Ләкин без фарыз, нәфел уразаларны бөер-бавырларны чистарту өчен түгел, ә Аллаһ риза булсын дигән ният белән тотабыз. Ватаным Татарстан

Нәфел уразасы тоту Ач тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә