НӘФӘКА и. гар. иск. 1) Яшәү өчен кирәк булган мал, азык, акча кебек нәрсәләрнең бөтене. Бу хәдис нәфәкалары лязем булган кешеләргә нәфәка бирми торуның гөнаһы никадәр зур икәнлекне аңлата. Р.Фәхретдин

2) Берәүгә насыйп булган, язган нәрсә, берәүнең өлеше. Син бер кешенең нәфәкасен бирмәенчә үзеңә алсаң, аның җанын алган кебек булырсың. К.Насыйри



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә