НӘҮРҮЗ и. фар. 1) Борынгы Шәрык календаре буенча яңа ел башы көне, төрки һәм иран халыкларында яңа елны каршылау бәйрәме (төн белән көннең язгы тигезлек көне, 21 нче мартка туры килә). Нәүширван патша нәүрүз көнендә үзләренең гадәтләренчә зияфәт ясады. К.Насыйри. Гасырлардан гасырларга, офыклардан офыкларга Оча-оча Нәүрүз кайта тарихтан оныкларга. Д.Гыйсметдин

2) бот. к. нәүрүз гөле. Хәзер нәүрүз түтәлләрдә зур булып үсте тәмам. Ә.Ерикәй. Кыргый нәүрүзнең тамырларын һәм тамырчаларын көз көне, үсемлек шиңгәч казып алалар. Урман аптекасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә