НӘҮМИЗЛӘНҮ ф. 1. Күңелсезләнү, боегу, өметсезлеккә бирелү. Аңа нәүмизләнергә ярамый, юк, ярамый, аның үз эше, үз урыны бар. Ә.Еники. – Нигә берәр кеше алмыйбыз соң, Рәкыйп абый? – диде Идрис, нәүмизләнеп. А.Гыйләҗев. Кайчан ул үзалдына кызарып куя, ниндидер яман гөнаһта тотылган баладай нәүмизләнә, хафага кала иде. М.Хәбибуллин

2. и. мәгъ. Өметсезлек, боегу, чарасызлык. Атилла олан үзалдына сөйләнгәндәй: «Килер бер көн, мин дә Тәңре кылычын тотып яу чыгармын һәм Рим легионерлары кулындагы канкардәшләремне мәңгегә азат итәрмен», – дип, балаларга хас нәүмизләнү белән кинәнде. М.Хәбибуллин. Милициянең үз ятьмәсенә эләккән кешене, кем генә булса да, җиңел генә чыгарып җибәрәсе килми... Шәхси әйберен югалткандай нәүмизләнү кичерә. Р.Зәйдулла

Нәүмизләнә төшү Бераз гына нәүмизләнү, боегып калу. – Олан, Атилла олан, – диде тимерчеләр остасы нәүмизләнә төшеп. – Атилла олан, ясармын мин сиңа ул кылычны. М.Хәбибуллин

Нәүмизләнеп йөрү Озак вакыт нәүмизләнгән хәлдә булу

Нәүмизләнеп калу Кинәт өметсезлеккә бирелү, чарасыз калу. Салих, минем боегып, нәүмизләнеп калуымны күреп, ике кулымнан тотты ---. Ә.Еники. Тугандыр да бала чак, үсмер чак, егет чак дигән матур, илаһи төшләр күреп кенә ымсынып, кызыгып, нәүмизләнеп калгандыр? А.Гыйләҗев. Кыз кайтып киткәч, Кутуй сабыйларча нәүмизләнеп калган дустының җилкәсенә кулын салып, көйли-көйли: «Сездә галим булса, бездә галимә бар, Сездә шагыйрь булса, бездә – шагыйрә», – ди. Р.Туфитуллова

Нәүмизләнеп китү Соңгы вакытларда нәүмиз хәлгә төшү. Габбас мулла кызының янә дә караңгыланып, нәүмизләнеп киткән чыраена карап торды, бер сүз дә әйтмәде. Г.Ахунов

Нәүмизләнеп тору Нишләргә дә белмичә тору, чарасыз калу

Нәүмизләнеп утыру к. нәүмизләнеп тору. Аның мулла песие кебек нәүмизләнеп утыруын күрер өчен төштекмени без җәяүләп Җидегәннән? А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә