НӘҮМИ’З ИТҮ ф. Күңелне боектыру, күңелне төшерү, өметсезлеккә төшерү. Нәүмиз, ятим иттең бәгырь кисәгеңне «Әни» дигән назлы сүзләрдән. Р.Каюмов. Ул, кемдер нәүмиз иткән сабыйны юатырга җыенган кебек, Самат янына килде һәм шундый ук эчкерсезлек белән аңлатмакчы булды. Р.Ишморатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә