НӘҮМИЗ с. фар. кит. 1. Күңелсез, боек, өметсез. Яңгырады аһым, чөйде таулар, Кайтты, сулгып, нәүмиз кайтавазлар, Сине табалмадым. М.Галиев. Тимерчеләр башы авызыннан бу сүзләрне ишетүгә, Атилла олан бермәлгә ачкан авызын ябалмый торды, ул нәүмиз рәвештә остага текәлде. М.Хәбибуллин. Раян нәүмиз карашын аңа төбәп, каударланып кабатлады: – Ярдәм итегез... Зинһар, ярдәм итегез миңа!!! Р.Габделхакова

2. рәв. мәгъ. Боегып, күңелсез генә, чарасыз бер хәлдә. Рәшидә, кичерү сорагандай, нәүмиз генә елмаеп, ике кулын да күкрәгенә куеп, халыкка кат-кат башын иде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә