НӘҮБӘТЛӘШҮ ф. Чиратлашу. Юан Зәки, Гыйният, Нургали һәм тагы берничә шәкерт, челтәрле тимер капка төбендә нәүбәтләшеп сакта торып, урамга бер шәкертне дә чыгармадылар. К.Тинчурин. Кафия – ишетелүләре бертөрле авазларның нәүбәтләшүе ул. Х.Туфан Нәүбәтләшеп тору Ниндидер бер вакыт аралыгында нәүбәтләшү; һәрвакыт нәүбәтләшү. Күңелендә өмет һәм өметсезлекнең, кайгы һәм шатлыкның нәүбәтләшеп торуын шагыйрь үзе дә әйтә... И.Нуруллин |