НӘТИҖӘСЕНДӘ бәйл. Берәр нәрсә аркасында, сәбәпле. Әдәби телдән читләшү, туган телне белмәү нәтиҗәсендә әхлакый яктан тәрбиясез булып үскән кешеләр белән очрашырга мөмкин. С.Мәхмүдов. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Мостафин үзе дә йорт салдыру мәсьәләсен хәл кылынып беткән шикелле тоя башлый иде. Ә.Еники. Сыгылу һәм ярылулар нәтиҗәсендә коры җирнең шактый зур өлеше Тын океан төбенә төшкән, Яңа Гвинея һәм Тасмания утраулары аерылган. Материклар һәм океаннар географиясе |