НӘТИҖӘЛЕ с. 1) Нәтиҗәсе уңышлы булган; нәтиҗә (1 мәгъ.) белән бетә торган. Бүтәннәр катнашыннан башка гына, күзгә-күз сөйләшеп, Зөфәр эшне, ниһаять, нәтиҗәле ахырына җиткерергә булды. Ә.Еники. Илебездә тарихыбызны яңарту, андагы ак тапларны бетерү буенча нәтиҗәле эш алып барыла. К.Ситдыйков. Мин бит үземнең эшемнең кирәкле һәм нәтиҗәле икәненә ышанам. М.Мәһдиев 2) грам. Сөйләүче үзе күрмәгән, катнашмаган яки анык белмәгән эш, хәл, хәрәкәт турында бары аның нәтиҗәсе буенча гына хәбәр иткәндә кулланылган (хикәя фигыльнең заман формасы тур.); билгесез. Нәтиҗәле үткән заман -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары белән ясала. Татар грамматикасы |