НӘТИҖӘДӘ рәв. 1) Шуның аркасында, шул сәбәпле, шуңа күрә. Нәтиҗәдә Рим плебейларыныкы гына түгел, патрицийларның да табигате, үзаңы үзгәргән. И.Хуҗин. Галим Авит әйтмешли, империя җирләренә варварлар бәреп керә башладылар, нәтиҗәдә империя икегә аерылырга мәҗбүр ителде. М.Хәбибуллин

2) Ахырда, ахыр чиктә, соңыннан. Нәтиҗәдә Идегәй үзенең куркыныч дошманнарының берсеннән [Аксак Тимердән] котыла. Ф.Урманче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә