НӘТИҖӘ и. гар. 1) Нинди дә булса эш, күренешнең яки нәрсәнең дә булса үсешенең соңгы йомгагы, күрсәткече. --- Сәгъди, аксавына һәм бер кулының зәгыйфьләнүенә карап кына эштән туктамаса да, җегәре дә, эшенең нәтиҗәсе дә элеккечә түгел. И.Нуруллин. [Илһам:] Эшкә ничек карасаң, нәтиҗәсе дә шулай булачак. И.Зәйниев. Бибиса план белән нәтиҗә арасындагы каршылыкларны да, салкын су белән әштер-өштер генә юылган бидоннарда сөтнең тиз әчүен дә әйтте. С.Сөләйманова // Берәр нәрсәнең ахыры, соңы. Квартал, ел йомгаклары нәтиҗәләре буенча алган премияләре турында әйткән дә юк. М.Хәсәнов. Әмма нәтиҗә авыл халкы көткәнчә булмады шул. Г.Галиева 2) Гомумиләштерелгән йомгак. Зөһрә ханым үзе дә нидер сизенеп, минем ялгыш нәтиҗә ясавымнан курыккан төсле, тизрәк «төзәтергә» ашыкты ---. Ә.Еники. Һәм Бибинур, әһә, миңа да картлык килеп җитте, дип нәтиҗә ясады. А.Гыйләҗев. Уйлыйм-уйлыйм да, катлаулы, ай-һай катлаулы бу тормыш, дигән нәтиҗә ясап куям. М.Шаһимәрдәнов 3) Файда. Әхмәтнең тиз арада насосны төзәттереп алып кайтуына кешеләр шатландылар һәм түземсезлек белән аңардан нәтиҗә көтә башладылар. Ш.Камал ◊ Нәтиҗә чыгару Нәтиҗә ясау, йомгаклау. Ул, үзенең бөтен тормыш юлын башыннан кичереп, анда булган төрле хәлләрне аңларга, шул хәлләрдән үзе өчен файдалы нәтиҗәләр чыгарырга тырыша иде. М.Галәү. Аның Вәзиләдән качып фермага төшкәнен, кичке савымга кадәр Сәкинә янында бөтерелгәнен, сыер сава торган аппаратларны көйләшеп йөрүен, эш беткәч икесенең дә Олы су аръягындагы тау итәгендә «подручком гулять итүләрен» күреп торганнар да, быел көзгә туй буласы, дип нәтиҗә чыгарганнар. А.Гыйләҗев. Нәтиҗәгә килү Берәр төрле фикергә килү, нәтиҗә чыгару. Минемчә, безгә билгеле бер нәтиҗәгә килергә вакыттыр инде... Ә.Еники. Берен бере «авыз иткәчтен», Нәтиҗәгә килә икесе дә: «Син бит мәм-мәм түгел икәнсең...» Х.Туфан. Яран гөленең чәчәгенә төклетура кунган тәрәзә турысында утыручы Ризван шундый нәтиҗәгә килде: Кәрим кимсенеп елый... М.Шаһимәрдәнов |