НӘСЕХ и. гар. 1) Хөкемсез калдыру, юкка чыгару, бетерү; үзгәртү. Аятьтәге хөкемнең нәсехе белән килешмәүче мөфәссирләр 2) Гарәп хәрефләренең басма һәм кулъязма китапларда иң күп кулланыла торган язылу рәвеше. Манускрипт һәм табышмак бер кулдан нәсех белән язылган. Н.Исәнбәт. Аларны Зәки муллага гына хас стильдәге язулардан һәм ташларның куелу даталарын истә тотып танып алырга мөмкин. Ул нәсех стилендә язган. М.Әхмәтҗанов |