НӘСЕР и. гар. әд. 1) Эмоциональлеге, ритмлылыгы белән шигъри сөйләмгә якын торган кечкенә күләмле һәм лирик-патетик характердагы чәчмә-прозаик әсәр. Әдәбиятта назым яки нәсер рәвешләре дә әкрен генә бер-берсенә якынлашып, яңа бер форма төзү юлында тәрәккый итәләр… К.Нәҗми. Ләкин алар шигырь түгел, нәсер ителебрәк язылдылар. Х.Туфан. [Дәрдемәнднең] «Сабый» нәсере бишек тирбәтү өчен иҗат ителгән җыр булудан тайпыла кебек. С.Исмәгыйлева

2) Проза, чәчмә әсәр. – Син менә беркайчан да шигырь яза алмагансыңдыр, – диде Раушания, минем булдыксызлыгыма дөрес бәя бирде. – Син язсаң да нәсер язар идең. М.Хуҗин. Безгә күрше булган милләтнең әдәбият кагыйдәләре китапларын тәфтиш итеп карасак, аларның баш фасыллары менә ниләрдән гыйбарәт: әсәрләрне халык әдәбияты берлә берәр кеше тарафыннан язылганнарга бүлү, шигырь вә нәсер берлә язылган әсәрләр ---. Х.Әбүлхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә