НӘСЕЛ-ЫРУ җый. и. к. нәсел-нәсәп. Бөтен нәсел-ыруыбызга тап төшерде бу Сафа!.. М.Галәү. Ләкин аның ата-анасы, бөтен нәсел-ыруы, авыллары, яхшымы-яманмы, христиан динен тота. Г.Бәширов. Зәйнетдин дә үз чиратында бурычсыз калмый: чамасыз кыланган Чәкеткә һәм аның нәсел-ыруына үзен судагы чуртан кебек иркен тотарга мөмкинлек биреп, шул сулардагы мескен маймычларның бик уяу торуын тәэмин итә... А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә