НӘСЕЛСЕЗЛЕК и. 1) Кемнең дә булса затлы, танылган яки борынгы нәселдән булмавы, түбән нәселдән булуы яки чыгышының билгеле булмавы. Шыр ятимлегең өстенә, нәселсезлегең янына, син ахмак та икәнсең әле. Т.Галиуллин. Әлбәттә, бүгенге яшьләребезгә заманның төссезлек, нәселсезлек, ырусызлык, милләтсезлек, космополитизм чире йоккан. Р.Вәлиев 2) Нинди дә булса хайванның саф токымлы булмавы. Этнең нәселсезлеге 3) Нәсел калдыра алмау; тумасы булмау. Ә мин һәр адымда аның нәселсезлегенә ишарә ясау җаен таба идем. М.Кәбиров. Ул төрле чирләр, нәселсезлек, даими арыганлык китереп чыгара ала. Ватаным Татарстан |