НӘСЕЛЛЕ с. 1) Яхшы токымнан булган (хайваннар, кош-корт тур.). Ә ничек мондый шәп фермалар җитештердегез, нәселле сыерлар булдырдыгыз? А.Гыйләҗев. Син – күптәнге тәҗрибәле караучы, менә нәселле бозауларның барысын да сиңа җыеп бирәбез. Ә.Еники. Анда Ф.Әмирханның «Хәят»ы, Г.Ибраһимовның «Картлык көннәрендә», --- яхшы нәселле сарык, ат, сыер үрчетү турында китаплар, «Ауропа картасы», «Асия кыйтгасының харитасы» бар иде. М.Мәһдиев 2) Яхшы нәселдән, гаиләдән булган (кешеләр тур.). Шабайдан яучы килеп, мәһәр акчасын алгач та, карт, башкалар кебек, кияүне кышкы челләдә салкын келәткә ябарга ошатмады, нәселле, затлы кешенең баласы бит дип, Хәмиттән калган өйне тиз генә төзәттеләр. Г.Ибраһимов |