НӘСЕЛДӘШ и. Бер нәселдән булган, бер нәселгә караган кеше. – Шулай, егетләр, сез безне ерак бабаларыбызның нәселдәшләренә охшаттыгыз охшатуын, – диде Мохтар. Ш.Камал. --- безгә шундый яхшылык эшләгән һәм күпмедер дәрәҗәдә миңа нәселдәш булган шушы бик әйбәт, бик хөрмәтле гаилә белән мин ни өчендер соңыннан элемтәне югалттым. Ә.Еники // Бер төр, төрдәш (хайваннар һәм үсемлекләр тур.). Культуралы үсемлекләрнең кайбер төрләре үзләренең кыргый нәселдәшләреннән аз аерылалар. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә