НӘСЕЛДӘНЛЕК и. биол. Организмнарның охшашлыкларын, сыйфатларын геннар аша буыннан буынга тапшыру үзенчәлеге. Ходайга шөкер, татарның гены – нәселдәнлеге көчле. Б.Рәхимова. [Гарри:] Ниен аңламыйсың инде! Дезоксерибонуклеин кислотасы нәселдәнлек информациясен саклый һәм буыннан буынга тапшыра! С.Гаффарова, Й.Миңнуллина. RX матдәсе тереклек ияләренең нәселдәнлек механизмын какшата. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә