НӘСЕ’Л БАШЫ и. Нинди дә булса нәселгә нигез салучы баба. Нәсел башын, олыларны хәтерләгәндә, аның сүрән йөзе азга гына ачылып китә дә, уй җебе бүгенгә, бүгенге кешеләргә, борынгыдан догалы, ашлы-сулы йорт-нигезнең бүгенге хуҗаларына әйләнеп кайткач, чыраендагы саран яктылык та югала ---. А.Гыйләҗев. Шуның өстенә, ул [Олы Мөхәммәт] Казан ханнары династиясенең атасы, нәсел башы булып тора. Р.Фәхретдинов. Атаклы Йосыф бәк кызы, борынгы аксөякләр нәселеннән, нәсел башы Алтын Урда ханнарына барып төртеләдер, ханбикәгә затлылык, гыйффәтлек, нәзбереклек, сөйкемлелек вә мөлаемлык хастыр. М.Хәбибуллин // Хайваннарда: токым башы. Карап үстерә алсаң [шул дөяне], нәсел башы булыр, шуның янында көтү оешыр. Ч.Айтматов |