НӘСЕЛ и. гар. 1) Бер бабадан килә торган кешеләр, ыру. [Ибраһим:] Бу нидән бу, Хәлил абзый, безнең нәселдә аяк авыруы бик күп? Г.Исхакый. Ә Шәйхи карт бер дә әллә кемгә түгел, үз нәселләренә әйтеп калдырган икән. М.Мәһдиев. Фəлəхетдиннең бит нəселендə андый кыска буйлы кешелəр булмаган. М.Шаһимәрдәнов 2) Тумышы, чыгышы белән ниндидер аерым бер социаль төркемгә караган булуны белдерә. Морзалар тарафыннан илтифат күрмәк өчен, морза нәселеннән булырга кирәк икән ---. Ф.Кәрими. Патша халкы Комсыз нәсел икән ---. Х.Туфан. Дөрес, Күчемнең башка балалары да ут уйнатып тора, әмма затлылыкта Сүзгенекеләргә җитми, бөтен яктан ханнар нәселе икәнлеге әллә каян күренеп тора. Ф.Бәйрәмова 3) Хайваннарның, кош-кортның буыннан буынга күчә торган билгеле бер сыйфатларга һәм үзенчәлекләргә ия булган токымы. Гыйльметдингә: – Кара, җирән кашка нәселен бетермә. Үкенерсең, терсәгең тешләр идең дә, авызың җитмәс, – дип, ничаклы үгетләдем. Булмады. Г.Толымбай. Әйтерсең казлар өстенә үләт явы килде: аларны йөзләп-меңләп кырдылар, күп районнарда аларның нәселе дә калмады. Ә.Еники. Елкылдап торган нәсел үгезе генә нигәдер ятсынды, күзенең агын әйләндереп, һаваны иснәштереп, Тәнзиләләр ягына сузылып торды. А.Гыйләҗев 4) күч. Гомуми эш белән, мәнфәгатьләр белән бәйләнгән бер тирә яшьтәге кешеләр, кордашлар; бер буын кешеләре. Кайда эләксәм, шунда сезнең нәсел Кирәгемне бирде бирүен. Һ.Такташ. Һәр көрәшнең Алгы сафына килеп баса ул: Күкрәгенә Ике орден таккан Ленин нәселе – данлы комсомол. Ф.Кәрим. Без тезләнә торган нәсел түгел, Без бәйсезлек өчен кан түктек. Ә.Ерикәй ◊ Нәсел агачы Шәҗәрә. Башкае киселгән нәселем агачы Тамырдан таралып, дөньяга җәелгән. Р.Әхмәтҗан. Апанаевлар – Идел-Чулман төбәгендә атаклы нәсел. Аларның шәҗәрәсе (нәсел агачы) Рәсәйнең мөфти хәзрәте Тәфкилефкә барып тоташа. А.Тимергалин |