НӘРСӘ’-КАРА җый. и. Һәртөрле әйбер, нәрсә. Йортта табылган нәрсә-кара барысы да чаналарга төялде. М.Галәү. --- Ташкент үзбәгеннән «Кызбармак» исемле затлы виноград үлчәтеп алдым, иң зур тәлгәшкә акча кызганмадым, алма-грушаларның иң асылларын өстәдем, шуларга кан кебек кызыл эчле азәрбайҗан гранаты куштым, нәрсә-караларны артка урнаштырдым. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә