НӘ’РСӘГӘ а. 1) Эш яки хәлнең сәбәбен ачыкларга теләп сораганда кулланыла; ни сәбәпле, ни өчен, нигә. Ләкин мин аптырашта, мин хәйран: «Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер адым?» Г.Тукай. [Диләрә:] Болардан алдарак чыккан Николай кинәт тукталды да: – Теге шайтан нәрсәгә ашыктыра икән; яңа гына невод ыргыта башлаганнар ич; әйдә, кайт, солдат, нәрсәгә туңып торырга? – диде дә, кулларын җиң эчләренә тыгып, бөрешкән көе, кире баракка кайтып китте. Ш.Камал. Нәрсәгә ул мужикларны колгага элеп куйдың? И.Зәйниев

2) Эш яки хәлнең максатын ачыклап сораганда кулланыла; нинди максат белән, ни өчен, нигә. – Ә нәрсәгә кирәк ул миңа? – диде күршесе. М.Галәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә