НӘРСӘ II и. 1. 1) Әйбер, предмет. Ярма аралаш кар кебек нәрсә сибәләп киткәнлектән, мәдрәсәнең ишек алды тегермән идәнен хәтерләтсә дә, Баһау кибетенә икмәк төшмәү аркасында, шәкертләр өйлә чәендә икмәксез калдылар. К.Тинчурин. Төн караңгы, берни күренми, мин, аягым белән капшанып, берәр агач-бүрәнә кебек нәрсә эзләргә тотындым. Ә.Еники. Кешеләр бит матур нәрсә күрсәләр, аңа якынаерга тырышалар, матур нәрсәне үзенеке итәргә омтылалар. З.Хәким. Күктә якты кояш балкый, ә тирә-якта давыл ярга чыгарып ташлаган нәрсәләр аунап ята. И.Хуҗин

2) Чынбарлык күренеше, факт; нинди дә булса эшчәнлекнең чагылышы, нәтиҗәсе; эш, гамәл. Хәят портретны бик озаклап, бик нечкәләп карады, иң вак нәрсәләрне дә күзеннән төшереп калдырмаска тырышты. Ф.Әмирхан. Хәдичәне аптыратып калдырган нәрсә бөтенләй икенче: ничек торыр мескен Котбый ул хатын белән? Ф.Хөсни. Аеруча бер нәрсәгә укучы игътибар итмичә калмас, мөгаен: дүрт елдан артык дәвам иткән сугыштан солдатлар тәмам туйды, гарык булды... Ә.Еники

3) Сөйләмнең, әдәбият, сәнгать, фән әсәре, китап һ.б.ш.ларның объекты турында гомумиләштереп әйткәндә кулланыла. Әллә нинди гыйбрәтле нәрсәләр язу

4) сөйл. Кеше, зат. [Алинә:] Тышкы кыяфәтемне ошаткансың, бәлки, мин чынында бер киребеткән нәрсәдер? Э.Яһудин // Берәр кеше яки әйбер турында бик үк яратмыйча, ошатып бетермичә әйткәндә кулланыла. Быел килмәгән, авылында калган, инде энесе аның урынында. Начар, әллә нинди төмсә нәрсә. Әх, теге чибәр кеше иде. Ш.Камал. Тәбәнәк кенә нәрсә, астан баш белән дык итеп корсак өстенә бәрә бу, алыптай егетләр җиргә тынсыз тәгәриләр. А.Гыйләҗев. Нинди уру ди ул тагын көне буе, эт ялкавы нәрсә... З.Зәйнуллин

5) Берәр кеше яки әйберне үз исеме белән атамыйча, аңа күрсәтеп, читләтеп әйткәндә кулланыла. Тик туя торгач кына, гүя Николайның баягы сүзе исләренә төшеп: «Бу нәрсә эчәкләрне бөрештермиме икән?» – дигән сөаль белән зиһеннәре мәшгуль төсле күренә иде. Ш.Камал

2. бәйл. мәгъ. Иярченле кушма җөмләдә баш җөмләгә иярчен җөмләне бәйләүче мөнәсәбәтле сүз ролендә килә. Оясында нәрсә күрсә, очканында шул була. Мәкаль. Нәрсә теләсәләр, шуны кыйлансыннар, ирек куегыз! З.Зәйнуллин

3. хәб. мәгъ. Күренеш, факт, объектив чынбарлык. Урыс телен белү – кирәк нәрсә, Ләкин Кирәклеген аның бутыйлар ---. Һ.Такташ. – Кайда моның [атның] тормозы? – Диеп кенә сорады [кунак егете]. --- – Озак булыр аңлату, Тормоз белү – бер нәрсә, Кирәк атны ярату. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә