НӘ’РСӘ I а. 1. 1) Нинди дә булса предмет, күренеш, процесс һ.б. турында сорауны белдерә. Барып, зиндан ишекләрен ачып керде, Нәрсә күрде?! Һ.Такташ. Берише кешенең безнең кулыбыздагы әлеге кечкенә чемодан белән кызыксынуы мөмкин: янәсе, нәрсә алдылар болар үзләре белән? Ф.Хөсни. Бусы нәрсә була икән тагын, дип аптырап торганда, тагын да шул Песи Хәнифе: – Абый, пулный выкладны аңлатыгыз әле? – дип сорап куймасынмы! А.Хәлим

2) «Ни өчен, нишләп, ни сәбәпле» мәгънәсендә кулланыла. Төш арбадан, нәрсә утырасың җәелеп... З.Зәйнуллин

3) Инкярны белдергән риторик җөмләләрдә «башка бернәрсә дә түгел» дигән мәгънәне аңлата. [Дильяр:] Минемчә, гап-гади, тормышта була торган хәл инде ул – безнең Гөлназ белән очрашуыбыз! Нәрсәсе бар инде аның?! Р.Сабыр

4) Әйтелгән сүзне яңадан кабатларга кирәклеген белдергәндә һәм гомуми сорауны аңлатканда, сүз-җөмлә булып кулланыла. – Нәрсә? – диде аңа ул сержант. Ф.Яхин

5) Риторик сорау һәм юклык формасындагы өндәү җөмләләрдә «бик күп, бернәрсә дә калдырмыйча, барысын да» кебек мәгънәләрне белдерә. Нәрсә турында гына сөйләшмәделәр алар!

6) Менә күрсәтү алмашлыгы янында: басым ясап күрсәтү яки санап китү алдыннан (яисә аңардан соң) гомумиләштерүче функциясендә кулланыла. Рәхәтен рәхәт тә, шулай да кем соң без монда? Менә нәрсә эчтән кимерә мине. Ф.Хөсни. [Кара Гобәй:] Менә нәрсә, кызым. Бүген соң инде. Иртәгә иртүк мин ат җигеп килермен. Безгә күченерсез. З.Зәйнуллин

2. кис. мәгъ. Сорау җөмләнең башында сорау интонациясен тагын да куәтләү, көчәйтү өчен кулланыла. [Айбулат:] Нәрсә, башлыйбызмы сөйләшүне? Р.Сабыр. Нәрсә, шушы атнада әллә минем дә бер җон-ябаганы коясым килмиме? М.Мәһдиев. [Әнисе:] Нәрсә, атасы, эшеңдә берәр күңелсез хәл булмагандыр бит? Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә