НӘРКИЗ и. фар. к. нәркис. Матур кызлар суга бара, Челтери чиләкләре; Берсе сирень, берсе нәркиз, Берсе гөлнең зәңгәре. Ә.Ерикәй. Чалмабашлар, зәңгәр кыңгыраулар, Кызыл мәкләр, нәфис нәркизләр. Л.Шагыйрьҗан. Нәркиз – тәкәбберлек һәм горурлык, хәтта мәгърурлык билгесе. --- Борынгылар яуда җиңү яулап кайткан батырларны нәркиз чәчәкләре белән каршылаганнар. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә