НӘРӘТӘ и. фин.-угор. Авызы бүрәнкә сыман итеп, тар озын кәрзин формасында талчыбыктан үреп эшләнгән балык тоту коралы; мурда, сөкә. Без барган вакытта, безнең сөекле бабай нәрәтәләрен элеп киптерә, өзелгән урыннарын рәтләп, бәйләштереп тора иде. М.Гафури. --- Тимербай картның шундагы күлләрдә, тар гына бүрәнә каекка утырып, сыңар ишкәге белән камышларны ера-ера нәрәтә куеп йөргәнен гел күрә торган идек. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә