НӘНКӘ I и. рус сөйл. к. няня. Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас. Мәкаль. --- безгә кул кешеләр түгелләр алар, әллә ничә горничный нәнкә шикелле ашаталар, нәнкә шикелле эчертәләр, нәнкә шикелле йоклаталар, үзең теләгәнчә йокларга ирек тә юк. Г.Камал. Шәңгәрәй, хезмәтчеләрнең тышкы кыяфәтләренә карап, «бусы нәнкә», «бусы сестра» дип чамалап утырды. И.Гази. Кечесе, узган ел шәһәрдәге туганнарына киткәне, бала карап, нәнкә булып торганы, быел паспортлы булган инде, заводта эшли, ди, икешәр йөз ала, ди. Н.Көбәш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә