НӘНИ с. 1. Кечкенә; бәләкәй. Төштә миңа нәни кызым килде, Чәчләремне сыйпап тарады. М.Җәлил. Нәни эшне кире какмаучы Зур эшне дә оста башкара. М.Хөсәен. Нәни генә кырмыска Ямьнәр өсти тормышка. Ф.Әмәк

2. и. мәгъ. Кечкенә бала, сабый. Ашый торган нәрсә түгел микән Менә шушы ниең, нәнием? Х.Туфан. Керпе, нәниләрен сыйлар өчен, йөгерә-йөгерә гөмбә җыйды. Җ.Тәрҗеманов. Нәниләрне бик ярата, бервакытта да каты бәрелми, гел аларның йомышын йомышлый иде ул. З.Зәйнуллин

3. рәв. мәгъ. диал. Аз. Нәни генә күгәргән ис тә килә түгелме икән әле... Г.Бәширов. Багананың җиргә күмеләсе башын нәни генә җандырганда җакшы булырые. Н.Фәттах. Нәни генә тырналуның зыяны юк, киресенчә, ул иммун системасын формалаштырырга ярдәм итә. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә