НӘНӘ и. диал. 1) Әби, ата-ананың анасы

2) Әни. Әтинең нәнәсе бөер рагыннан үлде. Ф.Бәйрәмова. Миңа алты ай булганда, нәнә әтиемнең төп йортыннан сатып алган йортка күчеп чыга. Нәнәнең әнисе Бибигайшә әбием бер бөтен ипи, бер чырагач алып килә. Ватаным Татарстан

3) тарт. форм. нәнәм. Үзеннән кечеләргә иркәләп дәшү сүзе. «Хуш, Җиһангир балам, хуш, асыл затым, хуш, нәнәм! Мәңгегә хуш!» – дип, байтак үрсәләнде Бибинур. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә