НӘМӘСТӘ(КӘЙ) и. сөйл. кимс. Игътибарга, хөрмәткә лаек булмаган зат яки әһәмияте, кыйммәте булмаган берәр нәрсә. СНГ дигән нәмәстәкәй бик таркау, бик булдыксыз булып чыкты. Ә.Еники. [Кара Гобәй:] Бу сугыш дигән нәмәстә алда гына бетмәскә охшый. З.Зәйнуллин. [Карчык:] Әкрәм дигән нәмәстәне эзлим. Р.Зәйдулла |