НӘМАЕШ и. фар. иск. Демонстрация, парад. Ул гына да түгел, Казандагы хөррият көннәрендә карагруһларның «Хөррият кирәкми» дигән нәмаешларына катнашудан мөселман голямасы алып кала алмады ---. Г.Исхакый. Октябрь нәмаешларыннан соң авызлыкланган шәкертләргә Мәскәүдәге декабрь вакыйгалары коргак елдагы беренче яңгыр төсле булып тоелдылар. К.Тинчурин. Нәмаештан кайтканда барысы да арыган, әлсерәгән иде. Г.Тукай |