НӘЛӘТ и. гар. сөйл. к. ләгънәт. Кинәт Мирвәлинең колак төбендә генә кемдер пышылдады: «Ә син, Мирвәли, оныттыңмы Карачураны?!» – Тпру! Туктал, нәләт! А.Гыйләҗев. Һәм сизенәм: аңа кызгану кирәкми, Гитлер башына нәләт яудыру да кирәкми, чөнки болар – сүз, бары сүз генә! Ә.Еники. Һәй, атаңа нәләт нугай урыс! М.Галәү ◊ Нәләт камыты к. ләгънәт камыты. Нәләт орган к. ләгънәт төшкән. Башка вакытларда аның күгәрчендәй гөрләп, күңелләрне рәхәт кенә йокымсырата торган бәрхет тавышына әлеге нәләт орган чирнең кортлары төшкән иде. Р.Сәлим. Нәләт суккан к. ләгънәт төшкән. Инде туктыйм, ак күңелемнән шул нәләт суккан көнче күбәләкләрнең исемнәрен мәңгегә онытам, хәтеремне сафлыйм, дип уйлап кына өлгерәм, тагын берсе караңгы почмактан чәчрәп чыга да былчырак ата. А.Гыйләҗев. Нәләт төшкән к. ләгънәт төшкән. Сайра безгә шушы нәләт төшкән Койма аша гына булса да. М.Җәлил. Нәләт төшкере (төшсен, суккыры) к. ләгънәт төшкере. Нәләт төшсен сезгә, нәләт төшсен! Әй урманнар, кырлар, далалар! Һ.Такташ. Иске көнгә, нәләт төшкерегә, Ни дисәң дә аңа аз сыман. Х.Туфан. – Нәләт төшкерләре, бугазларына көйдерге чыккыры! – Гыйлемдар ага ачулана-сүгенә ашыгып төргәкләрен миңа ыргытты да, тиз генә чүгеп, кар өстеннән шуышып ярдан түбән төшеп тә китте. И.Салахов |