НӘКЫШЬЛЕ с. Нәкышьләп бизәлгән. Каршы яктагы ике катлы йортның нәкышьле кәрнизләрендә кояш нуры уйный, шул нурлар Нуриягә рәхәт җылы булып тоелалар. Г.Ахунов. Бүгенге София храмындагы баганалар, төрле нәкышьле ташлар, бизәлгән сурәтләр Мисырның Изида һәм Осирис, Кояш һәм Ай, Афина һәм Аполлон храмнарыннан сүтеп алындылар. М.Хәбибуллин |