НӘКЫШЬЛӘ’Ү ф. Уеп, сырлап яки чокып бизәкләр төшерү, бизәү. Куйма юкка хур кызларың, җәннәтләрең, Зур сәнгатең белән нәкышьләп, каршыма! Һ.Такташ. Аларны биредә көн-төн эшкәрттеләр, шомарттылар, нәкышьләделәр һәм һәр ташны бер-берсенә кыл сыймаслык итеп салдылар. М.Хәбибуллин Нәкышьләп тору Гел, һәрвакыт нәкышьләү Нәкышьләп чыгу Тулысынча нәкышьләү |