НӘКЫШЬЛӘНҮ ф. төш. юн. к. нәкышьләү. Сарае зур, нәкышьләнгән, энҗеләнгән; Кискен нурлар сибелеп тора энҗеләрдән. Һ.Такташ. Сарайның дивар бүрәнәләре тигез итеп шомартылган, тәрәзә тирәләре нәкышьләнгән. М.Хәбибуллин. Менә ни өчен нәсел фамилиясе җиде буын кәүсәсенә Коръән сүрәсе аятьләредәй нәкышьләнде. С.Поварисов |