НӘКЫШЬ и. гар. 1) Агач, сөяк кебек нәрсәләргә кисеп, уеп, сырлап яки чокып ясалган бизәк, орнамент. Бу нәкышьләр бар да сиңа охшаганнар. Кол Гали. Боларны эшләүдә сәнгатьнең нәкышь, кою, бөртекләү, каралту, кырлау, басма, алтын-көмеш йөгертү, асылташлар белән бизәү, каю, чигү һәм башка бай алымнары кулланыла. Р.Фәхретдинов 2) Чигү, чигеш. Җиңги чәнчә, мин тартам, мин дә нәкышь беләмен. Әйтем |