НӘКЪ кис. гар. 1) Вакытны, урынны, күләмне, микъдарны белдергән сүзләрдән алда килеп, «төп-төгәл» дигән мәгънәне аңлата. Әлеге дустын Ким моннан нәкъ бер ел элек тапты. Н.Акмал. Нәкъ тыкрык уртасында Таһир Җеннең, Күчер Латыйф бабайның капкалары. З.Зәйнуллин. Тәүлекне бераз башларына киткән кешеләрдәй иләс-миләс уздырганнан соң, нәкъ шул бер үк вакытта алар икенче көнне дә очраштылар. Г.Бәширов

2) Исем, алмашлык һәм рәвешләр янында килеп, охшатуны тагын да көчәйтә төшә. Яулыгын, нәкъ татар кызлары кебек, алкаларын күрсәтеп, колак артына чөеп бәйләгән иде. Г.Бәширов. «Бар иде лә атларым, җигеп йөргән чакларым» диләрме әле, ничек соң җырлыйлар?.. Нәкъ шулай җырларга гына калды инде... Г.Толымбай. --- милли киемдәге гарәпләр туристларга юлны сүзсез генә күрсәтәләр. Нәкъ телсезләр кебек. С.Сөләйманова

Нәкъ өстенә басу Төп-төгәл әйтү яки күрсәтү. Айдар: Нәкъ өстенә бастың – бандит мин. Г.Гыйльманов. Нәкъ эзенә басу к. нәкъ өстенә басу. – Ә болар сарматларга кызлар сорарга килделәрме, җансакчыларың, дим? – Нәкъ эзенә бастың, унбаш. Кызлар сорарга килүем, тик синең каршыңа түгел, бәк каршына. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә