НӘЗЕР и. гар. дини Дини карашлардан чыгып, үз өстенә үзе алган эш, шартлы вәгъдә; адарыну. Күптәнге нәзерен үтәп, әнисенә оренбур шәл, сеңлесе Тәнзиләгә күлмәклек ефәк җибәрде. А.Гыйләҗев. Кайткач бу нәзерен [Кәшфи] әти-әнисенә сөйләгән. М.Мәһдиев. Сугыштан исән-сау кайта алсам, барлык алып кайтканымны эчеп бетерәчәкмен, дигән нәзере булган икән аның. З.Зәйнуллин

Нәзер әйтү Берәр эш башкару алдыннан, ул эш уңышлы барып чыкса, кемгә дә булса берәр нәрсә бирергә яки берәр йөкләмә үтәргә үз күңелеңнән вәгъдә бирү; адарыну. Кәшфи шунда җир һәм күкнең ут белән тоташканын күреп, ниндидер мизгелдә куркудан аңын югалтып алган һәм нәзер әйтеп ташлаган. М.Мәһдиев. --- авырлык белән исәпләшеп тормадылар, егетле кунакларны бәлеш салып, мунча ягып ашка алдылар; нәзер әйтеп, корбан бәйрәме саен тояклы мал суйдылар, хәер-сәдакаларны кызганмадылар. А.Гыйләҗев. Сөяксез Гайшә кушаматы алган карчык бертуктаусыз укынуын белде, Алладан ярдәм сорады, нәзерләр әйтте, ятимнәргә, гарип-горабага хәер-садакалар өләшергә сүзләр бирде. З.Зәйнуллин. Нәзер бирү Нәзер әйтеп, ул уңышлы барып чыгу очрагында, үзең вәгъдә иткән нәрсәне бирү (яки өстеңә алган йөкләмәне үтәү). Падишаһ Хак юлына даим корбаннар вә нәзерләр бирер иде. К.Насыйри. Нәзер тоту Нәзер әйтеп тә, вәгъдәсен үтәмәү сәбәпле, кешегә нинди дә булса бәла килү. Ләкин Шәмсениса түти, диндар кеше, каты торды, [сыерның] бозавы кала, бер-ике елга түзәрбез, баланы нәзере тотарга мөмкин, диде. М.Мәһдиев. Әллә юкса нәзер тоту дигәннәре бар нәрсәме? Г.Сабитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә