НӘЗЕК с. фар. к. нечкә. Салих, моннан да күчеп, нәзек тавыш белән сөйләмәкче булган иде дә, Хәят рөхсәт итмәгәч, --- баритонга күчте. Ф.Әмирхан. Ничә еллар агълагансың, Син – нәзек җанлы хатын! С.Сүнчәләй. Куелыкта чакта нәзек агачны да җил сындыра алмый. А.Гыйләҗев. Ябыграк йөзле, нәзек, озын муенлы бу кызның да теленә елан төкергән диярсең. Э.Касыймов

Нәзек сыйрак Физик яктан йомшак, нечкә озын ботлы кеше турында, салам сыйрак. Килен нинди заттан булыр бит әле, килен!.. Саз тәкәрлеге кебек, бәләкәй генә болытка да чыелдап-чыелдап кычкыручы нәзек сыйрак эләксә нишләрсең? А.Гыйләҗев. Нәзек җиргә энә белән төртү Болай да кыен хәлне белә торып тагын да кыенлаштыра төшү. Табылмасын белеп, юри шулай нәзек җиргә энә белән төртә бит ул [Сибгатулла]. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә