НӘЗЕГӘЮ ф. 1) Нечкәрү; юкару. Кәүсәдән өскә күтәрелгән, ботаклар нәзегәйгән саен, кабык шомара бара, ачык кызгылт-көрән төскә керә. Әтнә таңы. Ләкин сугыш җиңә алмаса да, еллар чүктергән агайны: адымнары вак, колаклары ишетми, нәзегәйгән тән тиресе салкынга бөтенләй чыдамсыз. Байрак 2) Ябыгу, чандырлану Нәзегәеп калу Берәр вакыйгадан соң нәзегәю, нәзегәйгән хәлгә килү. Энә күзеннән үткәндә капкорсаклар да нәзегәеп кала. С.Поварисов. --- пенсионер абзый, кабинадан асылынган килеш, келәшчә саплары сыман нәзегәеп калган аяк чәлтерләрен үрсәләндереп ялвара. А.Хәлим Нәзегәеп килү Күзгә күренеп, әкренләп нәзегәю. Скрипканың булачак формасы, аның нәзегәеп килгән билләре, каз муены сыман озын муеннары, тырпаеп торган колаклары аның күз алдына килеп басалар. Ә.Фәйзи Нәзегәеп китү Соңгы арада нәзегәю Нәзегәя төшү Тагын да бераз нәзегәю |