НӘЗБЕРЕКЛЕК и. Нәзберек булу үзлеге. Ризык мәсьәләсендә һичкайчан нәзбереклек күрсәтмәгән, тәгамне талымламый торган шәкерткә еш кына «Кышкар салмасы» дигән сый белән канәгатьләнергә туры килгән. Р.Әмирхан. Атаклы Йосыф бәк кызы, борынгы аксөякләр нәселеннән, нәсел башы Алтын Урда ханнарына барып төртеләдер, ханбикәгә затлылык, гыйффәтлек, нәзбереклек, сөйкемлелек вә мөлаемлык хастыр. М.Хәбибуллин |