НӘЗБЕРЕКЛӘНҮ ф. сөйл. 1) Аш-суны бик сайлаучан, талымчан булып китү. Үзем куркам. Салкын тимәгәе. Әмма нәзберекләнеп эчәргә сабырым юк… Безнең гәҗит

2) күч. Артык сайланучан, таләпчән булу. Чөнки аның [кешенең] таләпләре, яшәү кагыйдәләре шулай нечкәргән була, кеше нәзберекләнә, күңелен канәгатьләндерерлек кеше очрамый башлый. А.Гыйләҗев

Нәзберекләнә бару Торган саен нәзбереккә әйләнү

Нәзберекләнә башлау к. нәзберекләнеп китү

Нәзберекләнеп китү Соңгы вакытта нәзберекләнү; артык нәзбереклек күрсәтү. Зәйнәп Әмирхания ул заман күпчелек татар кызларының төшенә дә кермәгән төпле белемгә ия була. Һәм, әлбәттә, үзенә гомерлек яр сайлауда бик нәзберекләнеп китә. Р.Әмирхан

Нәзберекләнеп тору Хәзерге моментта нәзберекләнү; гел нәзберек булу. Кая җибәрсәләр, шунда бара, ни туры килсә, шуны ашый, берсен дә талымлап, нәзберекләнеп тормый иде [Гәрәй]. А.Гыйләҗев. Башка чакта нәзберекләнеп торган авыл агайлары да «вакланмый»: ниндиен һәм күпмегә бирсәләр, шуңа риза. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә