НӘЗБЕРЕК с. фар. 1) Аш-суны бик сайлаучан, талымчан, кылтамак. Сыер – шундый нәзберек ул. М.Мәһдиев. Тыйнак кына тормышлы сәүдәгәр гаиләсендә үскән бу кыз (җитмәсә, ризыкка да бик нәзберек була, ипи дә ашамый), зур авырлыклар кичереп, татар кызлар мәктәбен тәмамлый. Р.Әмирхан. Мондагы ризык иң нәзберек гурманнарны да канәгатьләндерерлек иде, минемчә. А.Тимергалин 2) Көйсез, назлы, игътибар таләп итә торган. Уйлап карасак, адәм баласы да табигатьнең бик нәзберек, бик сизгер бер үсентесе ләбаса! М.Вәлиев. Бәлки, дала белән урман зонасы арасында булганлыктандыр, мондагы табигать чиктән тыш нәзберек икән. М.Юныс. Гаиләдән дә нечкә, нәзберек ни бар икән тагын?! Сөембикә 3) күч. Тигезлек белән генә эшләми, ватылгалап, эштән чыгып тора торган. Әмма элемтә – иң көйсез, иң нәзберек система. М.Мәһдиев. Комбайн. Бик нәзберек машина бит. М.Мәһдиев |