НӘЗАРИЯ и. гар. иск. кит. Теория, доктрина. Монда коры фән иясе, ачы нәзарияләр белә баш вата торган бер галәмнән бигрәк, бу мәсьәләне тасвирны сизгер кальбле --- кешеләрнең халәте рухиясен үзенә төшереп алырга булдыра торган рухлы сәнгате нәфисә әһелләреннән көтә аламыз. Г.Исхакый. Ул [Сәлим], тар «милләтчелек» даирәсеннән чыгып, «инсаният» даирәсенә күчкән; милләтчелекне ташлап, инсаниятче булган; «милләтем... татарым...»ны ташлап, «ватаным – бөтен җир йөзе... милләтем – бөтен бәни бәшәр» нәзариясенә иман китергән иде. Г.Ибраһимов |