НӘЗАРӘТ и. гар. 1) иск. кит. Күзәтү, карау. Ул өйдә булгач, безнең өстәге гадәттән тыш авыр булган нәзарәт тә йомшый төште. М.Гафури 2) Идарә; министрлык. Тугрысы, кырымлыларның шул әсаслары мәгариф нәзарәтендә материал булып, мәктәп-мәдрәсә хакында закон эшләнгәндә, мөселман фикеренең нәмунәсе булып торачактыр. Г.Исхакый. – Дахилия нәзарәтенә барыгыз, анда сезгә бөтенесен аңлатып бирерләр, – дип кырт кисте Сөләйман. М.Галәү. Дәүләттә диния нәзарәте башлыгы мөфти хәзрәтләре ханнан кала икенче зат санала икән, бу – табигый хәл. М.Әмиров |