НӘЗАР и. гар. кит. 1) Караш, игътибар, илтифат, күз салу. Әмма мөфәнкыятьле чыктымы-юкмы, ансы тәнкыйтьчеләр нәзарына калдырылды. Г.Тукай. Болгар киеменә аның нәзары ул кадәре түгел иде. Г.Исхакый. Әмма аңардан катгый нәзар: без, татар җәмәгатьчелеге, «татар мәсьәләсе»н, ниһаять, хәл итүгә, ягъни Татарстанга союздаш статусын алуга юнәлдерелгән хәрәкәтне, әлбәттә, дәвам иттерергә тиешбез. Ә.Еники

2) Субъектив фикер, шәхси караш (гадәттә иялек аффиксы белән). Кем белер, бәлки, карчыклар нәзарында егетләр илә кызларны күрештерү саваплы эш санала торгандыр. Ф.Кәрими. Нәзарымда син ялгышасың

Нәзар ноктасы Караш ноктасы, ноктаи назар, теге яки бу фактка билгеле позициядән карау. Нәзарга алу Игътибарга алу, исәпкә алу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә